Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

60 миллион сумлык товар урлаганнар

Ике хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды

Яр Чаллы шәһәр суды ике хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Алар РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 4нче өлеше («Алдан килешү буенча кешеләр төркеме тарафыннан аеруча зур күләмдә кылынган урлашу») буенча гаепле дип табылды.

Суд карары нигезендә гаепләнүчеләргә гомуми режимдагы төзәтү колониясендә җәза үтү билгеләнде: берсенә — 3 ел да 3 ай, аның хезмәттәшенә — 2 ел да 10 ай иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

Тикшерү ачыклаганча, хатын-кызлар үзләренең вазыйфаларыннан файдаланып, 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 2 июленә кадәр җирле предприятие складыннан товарларны яшерен рәвештә чыгарып торганнар. Урланган продукцияне «Гараж-500» базарында танышлары аша сату белән шөгыльләнгәннәр. Предприятиедә инвентаризация үткәргәч, 60 миллион сумнан артык дефицит (недостача) ачыкланган.

Склад мөдире булып 16 ел эшләгән хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таныган. Ул товарларның бәясе арттырып күрсәтелгән дип саный.

Аның кул астында 6 ел кладовщица-комплектовщица булып эшләгән хезмәттәше исә үкенүен белдергән һәм зыянны тулысынча кайтарырга вәгъдә биргән.

Шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес суд Чаллы суды