Яңалыклар тасмасы

61 яшьлек хатынны яшен сугып үтергән

Фаҗига кичә кич, 9 июньдә, Ютазы районында булган.

Ютазы районының Ютазы авылында яшәүче хатын-кыз яшен сугудан һәлак булган, дип яза "Бавлы-Информ". 

 

1957 һәм 1959 еллларда туган ике хатын-кыз скандинав таяклары белән кич белән йөреп керик дип урамга чыгалар. Шул вакытта көчле. яшенле яңгыр ява башлый. 

 

 Яшен сугуыннан ике хатын-кыз зыян күргән. 61 яшьлек Фәнүзә Фәезханова каза урынында ук вафат була. Аның дусты Гөлүсә Дәүләтшина авыр хәлдә Урыссу район хастаханәсенә озатылган.
Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев