699 мең сумлык машина
Яңалыклар тасмасы

699 мең сумлык машина

Чаллыда җитештерелә торган Ford EcoSport кроссоверының база бәясе билгеле булды. Ул - 699 мең сум. Ford EcoSport Nissan Juke һәм Peugeot 2008 автомобильләреннән кыйммәтрәк, бәясе буенча Opel Mokkaдан гына калыша. Автокалада җыела торган машинаның двигателе 1,6 һәм 2,0 литр сыйдырышлы. Автомат һәм механик тапшыру тартмасы белән ясала. Машина беренче сынауларны...

Чаллыда җитештерелә торган Ford EcoSport кроссоверының база бәясе билгеле булды. Ул - 699 мең сум.

Ford EcoSport Nissan Juke һәм Peugeot 2008 автомобильләреннән кыйммәтрәк, бәясе буенча Opel Mokkaдан гына калыша. Автокалада җыела торган машинаның двигателе 1,6 һәм 2,0 литр сыйдырышлы. Автомат һәм механик тапшыру тартмасы белән ясала. Машина беренче сынауларны уңышлы узып, белгечләр тарафыннан югары бәя алды.


Нет комментариев