7 кг наркотик тапканнар
Тыелган матдәне Чаллыда да таратмакчы булганнар
Хокук сакчылары наркотикларның эре партиясен тоткарлады. 7 килограммга якын тыелган матдәдән 35 мең аерым доза ясап булыр иде.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре ике эшсез Чаллы кешесенең накротиклар әйләнешенә катнашы барлыгын ачыклый. Аларны М-12 трассасында, Столбище авылы янында туктаталар.
Наркотиклардан кала, гаепләнүчеләрнең машинасында 400 мең сумга якын акча, банк карталары, товар тутыру өчен кирәк-яраклар табалар.
28 яшьлек фигурантларның берсе элек урлау һәм мошенниклык өчен хөкем ителгән була. Наркотик матдәләрне Ленинград өлкәсеннән алганнар. Наркотиклар Чаллы, Пермь өлкәсе, Вологда, Ульяновск өлкәләрендә, Мордовия һәм Чувашиядә яшерен урыннарда таратыр өчен булган. Алар белдерүенчә, наркотикларның бәясе 30 миллион сум тирәсе.
Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Закон буенча аларга 15-20 елга ирекләреннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев