Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

7 урында кимчелек ачыкланган

Мәгълүматлар 3 сентябрьгә.

2 сентябрьдә Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынауның соңгы, йомгаклау этабы башланды. Бу чара җылылык сезоны башланыр алдыннан ел саен үткәрелә. Опрессовка вакытында шәһәр йортларына һәм объектларга кайнар су бирү туктатыла.

«Татэнерго» АҖ филиалы «Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе»нең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 3 сентябрьгә торбаларда 7  җитешсезлек ачыкланган. Аның алтысы – магистраль, берсе  квартал арасындагы челтәрдә. Предприятие хезмәткәрләре кимчелекләрне бетерү юнәлешендә эшлиләр. 

Шулай ук җылылык камераларын, 740 км дан артык торбаларны тикшерү дәвам итә. 

Хәзерге вакытта ТЭЦ-Яңа шәһәр җылылык үткәргеченең берсенә су тутыру һәм җылыту башланган. Торбалар зыян күрмәгән районнарга якын арада кайнар су биреләчәк.

НЧТС коллективы вакытлыча кыенлыклар өчен шәһәрдәшләрдән гафу үтенә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрессовкалау кайнар су бетә