Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлаулар уңаеннан Чаллыда бушлай концертлар үтә

Бәйрәм чаралары берьюлы берничә урында оештырыла.

Бүген бердәм сайлау көнендә Чаллының иҗтимагый киңлекләрендә бәйрәм чаралары уза. Бу минутларда «Азатлык» мәйданында Чаллы филармониясенең халык уен кораллары ансамбле концерты башланды. Моңа кадәр биредә Орган залы артистлары чыгыш ясады. Сәхнә осталары чаллылыларны “Музыка йөрәкләрне берләштерә” дигән концерт программасы белән сөендерерде.

Шулай ук көн дәвамында биредә  “Мы” иҗат группасы клоуннары да халыкны шаян номерлары белән куандырды. Өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә төрле күңел ачу чаралары, уен-бәйгеләр оештырды. 

Бәйрәм чаралары Җиңү паркында һәм “Энергетик” мәдәният сарае каршында да үтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев