88 яшьлек әби урамда торган 8 машинага зыян салган (видео)
Аны хәтта сигнализация тавышлары да, тәрәзәдән кычкырган кешеләрнең кисәтүләре дә куркытмаган.
Башкортостан республикасының Туймазы каласында 88 яшьлек әби берьюлы берничә машинага зыян салган. Бу галәмәтне шаһитлар балконнан видеога төшереп торган.
Аннан күренгәнчә, пенсионер ишегалдында парковкада торган автомобильләр янына килеп, аларга кул таягына охшаш җайланма белән суга башлый. Аны хәтта сигнализация тавышлары да, тәрәзәдән кычкырган кешеләрнең кисәтүләре дә куркытмый. Берсеннән – икенчесенә күчеп, 8 машинаның башына җитә әбекәй.
Аны автомобиль хуҗаларының берсе туктата. Кыска гына сөйләшүдән соң әби вакыйга урыныннан тиз генә китеп бара. Егет исә ишегалдына килеп җиткән журналистларга әле күптән түгел генә правага укуы һәм машина сатып алу хакында сөйли. Капотындагы эзне күрсәтә. Бу зыянны каплау якынча 20 мең сумга төшәчәк, дип белдерә.
Республиканың хокук сакчылары белдерүенчә, әлеге очрак буенча тикшерү эше кузгатыла. Алар хәзер машина хуҗаларына килгән зыян күләмен һәм пенсионерның бу сәер гамәленең сәбәбен ачыклый.
видео:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев