9 бала үлеменнән соң, бала тудыру йортының баш табибын тоткарлаганнар
Яңалыклар тасмасы

9 бала үлеменнән соң, бала тудыру йортының баш табибын тоткарлаганнар

Алар нидә шикләнелә?

Новокузнецкта 1 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең акушерлык стационарындагы балалар үлемен сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Мәгълүм булганча, анда яңа ел бәйрәмнәре вакытында тугыз яңа туган бала вафат булды.
Новокузнецк шәһәрендә 1нче хастаханәнең баш табибын һәм яңа туган балалар реанимациясе бүлеге мөдирен тоткарлаганнар. Бу хакта «ТАСС» агентлыгы хәбәр итте. 
Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко әйтүенчә, алар битарафлылыкта һәм һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле саксызлык белән үлемгә китерүдә шикләнелә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы

Нет комментариев