Яңа ел каникулларында 9 сабый вафат булган
Фаҗигале хәлләр Кемерово өлкәсендә теркәлгән.
Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча идарәсе һәм прокуратура Новокузнецк шәһәренең 1 нче бала тудыру йортында берничә бала үлеме турындагы хәбәрләрдән соң тикшерү эше башлап җибәрде. Бу хакта әлеге ведомстволарның матбугат хезмәтләренә нигезләнеп «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итте.
Моңа кадәр ngs42.ru басмасы, төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганакка сылтама белән, яңа ел бәйрәмнәре вакытында әлеге хастаханәдә 6 баланың, аларның 3сенең бер көнне вафат булын хәбәр итте. Соңгы мәгълүматлар буенча вафат булган сабыйлар саны 9га җиткән. Кайбер мәгълүматлар буенча, яңа туган балалар ОРВИдан үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев