90% автобусларда банк картасы белән түләп була
Чаллыда автобусларның 90% тан артыгы акчасыз түләү өчен терминаллар белән тәэмин ителгән
Якын арада Яр Чаллыда автобус паркы банк карталары белән түләү өчен POS-терминалларs белән җиһазландырылачак.
Chelny-biz.ru «Пассажирлар ташу» ҖЧҖ хуҗасы Николай Тятюшкин бүгенге көндә җайланмалар белән автопаркның 93% - тан артыгы җиһазланган дип әйткән.
- Терминал барлык банк карталарын кабул итә. Безгә 40лап машина җиһазландырырга калды.
1 ноябрьдән Яр Чаллы җәмәгать транспортында йөрү 25 сумга кадәр кыйммәтләнде. Тариф автобусларда да, трамвайда да гамәлдә.
Чыганак: Челны-биз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев