Алар 29 авария ясаган.
Узган елда Чаллының юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары исерек килеш руль артына утырган 980 кешене тоткарлаганнар. Шундый ваемсыз кешеләр аркасында 29 авария булган. Анда 2 кеше үлгән, 37 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков хәбәр итте.
2024 елда светафорның кызыл утына чыгуның 679 очрагы теркәлгән. Шул сәбәпле, 40 юл-транспорт һәлакәте булган. 700 кеше машина йөртү таныклыгы булмаган көе руль артына утырган, куркынычсызлык каешен такмаучылар – 4115. Балаларны креслосыз йөртүнең 302 очрагы теркәлгән.
Нет комментариев