Яңалыклар тасмасы

Әбиләр чуагы кайчан киләчәк?

Көз җитү белән күпләр җылы һәм кояшлы көннәрне – әбиләр чуагын көтә башлый.

2026 елда Россиянең үзәк өлешендә ул сентябрьнең икенче декадасында башланырга мөмкин. Синоптикларның беренчел фаразларына караганда, җылы көннәр кыска вакытлы салкыннардан соң киләчәк һәм бер-ике атна дәвам итәчәк.

«Российская газета» мәгълүматларына караганда, Россиянең урта полосасында җылы һава торышы 10-14 сентябрь тирәсендә урнашырга тиеш. Әбиләр чуагының иң җылы көннәре 23-25 сентябрьгә туры килер дип көтелә. Шуннан соң һава температурасы сизелерлек төшә башлаячак.

Көзге җылылыкның килүенә бәйле халык күзәтүләре дә бар. Мәсәлән, август ахырында пәрәвезләрнең күпләп күренүе коры һәм җылы көз билгесе дип санала. Чикерткәләрнең озак һәм көчле сайравы да җылы, яңгырсыз көннәр белән бәйләнә. Иртәнге томаннарның кояш чыгу белән тиз таралуы шулай ук озакка сузылган көзге җылылыкка ишарә итә дип фаразлана.

Халык ышануына караганда, 28 августта һава аяз булса, әбиләр чуагы озын һәм җылы булачак. Әмма мондый билгеләрнең фәнни нигезе юк, алар күп еллар дәвамында тупланган халык күзәтүләренә генә таяна.

Фото: Әбиләр чуагы / фото ясалма интеллект иҗаты

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


һава торыш кискен начарлана

Нет комментариев