Әбине «оныгы» төп башына утырткан
Картлык көненә җыйган акчасыннан колак каккан.
Чаллыда яшәүче 82 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булды. Аңа оныгы исеменнән ир-ат шалтыратып, каты авариягә эләккәнен әйтә. «Зыян күрүчеләр бар, эшне зурга җибәрмәү өчен акча кирәк», - дип белдерә. 100 мең сум сорый. Әби туганнарына шалтыратып белешә алмый. Мошенниклар курьер килгәнче әби белән элемтәдә торалар. Бар җыйган акчасын биреп җибәргәч кенә, шәһәрдәш килененә шалтырата ала. Шунда гына ул бернинди юл һәлакәте булмавын аңлый. Шунысы мәгълүм: әбинең акчасын Казанга билгесез кешеләргә тапшырганнар. Акча килеп алган курьер бу эшенә 5 мең сум алган. Мошенникларга җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев