Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абсолют батыр БРИКС уеннарында катнашачак

Ранис Гыйләҗетдинов турында тренеры Илнур Хәйбуллин сөйләде.

Быел Чаллы Сабан туе батыры исеменә  Ранис Гыйләҗетдинов лаек булды. Бу аның шәһәр Сабан туенда өченче тапкыр җиңүе. Узган ел да аңа зур өметләр баглаганнар иде. Коронавирус белән авыру сәбәпле, көрәш вакытында аның хәле начарайды. Хәтта ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. Быел исә ул келәмгә җиңү максаты белән чыктым, ди.

Финалда Актаныш егете Азат Габдерәшитов белән очрашты. Ранис 130 кг авырлыкта. Көндәше - 90 кг. Көрәш кызу барды. Җанатарлар тын да алмыйча күзәтте. Җиңүне беркемнең дә бирәсе килми. Уңайсыз егылып, Раниска табиблар ярдәме дә кирәк булды. Бу вакытта күпләр Азат Габдерәшитовка ставкалар куйгандыр. Әмма Ранис бар көчен җыеп ярышны дәвам итте. Ничек итсә итте, Сабан туе батыры исеменә лаек булды. Аның сөенү хисләрен күрергә кирәк иде! 

"Егетләр матур уен күрсәтте. Аларны аерып объектив бәя бирү бик авыр. Икесе дә минекеләр бит", - ди Ранис Гыйләҗетдиновның тренеры Илнур Хәйбуллин.

Келәмдә Ранис белән Азат арасында көндәшлек нык сизелеп торды. Көрәшкәндә да, судьялар баллар биргәндә дә. Бу көрәштән соң алар дошманлашып калмаслар микән дигән хәтта уй туды.

"Юк-юк. Келәмдә без дошманнарча көрәшәбез. Әмма көрәш беткәч, без бердәм команда. Спортзалда барысы да яхшы булачак. Башкача мөмкин дә түгел. Республикакүләм ярышларда командабыз белән призлы урыннар яуламаган булыр идек. Киләсе атнада, 20 июньдә БРИКС уеннарында катнашачакбыз. Ранис Гыйләҗетдинов, Азат Габдерәшитов, Радик Сәләхов барачак. Бер машинада барачакбыз. Бер бүлмәдә йоклаячакбыз. Үпкәләш булырга тиеш түгел. Минем максатым аларны дуслаштыру. Кем белә, киләсе елда Азат җиңүче булып калыр?! Эльдар Хәмитов та абсолют батыр булып калырга мөмкин. Быел Ранисның җиңәргә теләге көчле булды шул", - ди тренеры.

Ранис Гыйләҗетдиновның беренче тренеры - Илгиз Шәмсевәлиев. Ул аны 7 яшеннән үк көрәшергә өйрәтә. 16 яшеннән ярышларга Илнур Хәйбуллин да әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев