Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Адымнар-Чаллы" гимназиясендә үткәрелгән семинар-фестивальдә ачык дәресләрне кытай телендә оештырдылар - ФОТО, ВИДЕО

Бүген Чаллының "Адымнар" гимназиясендә Халыкара туган тел көненә багышланган семинар-фестиваль үткәрелә.

Бәйрәмгә бөтен Татарстан буенча таралган "Адымнар" гимназияләренең директорлары да килгән иде. Семинар кысаларында һәр сыйныфта диярлек татар, рус, инглиз, хәтта кытай телендә ачык дәресләр үткәрелде. Моннан тыш фестивальдә җыелганнар өчен "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән милли мәдәният фестиваль-концерты та оештырылган иде. Монда кунаклар өчен татар, башкорт, рус, инглиз, алман һәм башка телләрдә концерт номерлары тәкъдим ителде. Фестиваль-концерт Чаллының Халыклар дуслыгы йорты белән бергәлектә оештырылды. Шунысын да әйтергә кирәк: концерт "Туган тел" җырын күмәк башкару белән башланып китте.  

- Без бик зур семинар оештырдык. Әлеге семинар кысаларында балаларны төрле телләрдә укыта алуыбызны да күрсәттек. Мин бүген татар телендә балаларга әйләнә-тирә мохит дәресе буенча ачык дәрес үткәрдем. Укучылар белән кыш ел фасылын тирәнтен өйрәндек. Минем сыйныфта 24 укучы, шулар арасында бер әзербайҗан, 3 рус милләте, калганнары исә татар телле балалар бар. Бөтенесе дә татар телендә сөйләшә, татар телендә аралаша, - ди "Адымнар-Чаллы" гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лена Хикмәтуллина.

Лена Мәдехәт кызы исә үзе "Адымнар" гимназиясенә 22нче мәктәптән килгән, аның эш тәҗрибәсе - 22 ел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент мобиль кушымта аndroid мәгариф уку вуз