Аферистларга әтисенең 3,5 млн сум акчасын чыгарып биргән
Ничек алдаганнар?
Барысы да шалтыратудан башлана: 24 яшьлек кызга, янәсе, ул заказ биргән чәчәкләрне китерү турында хәбәр итәләр. Ул берни дә көтмәвен әйткәч, мошенниклар заказдан баш тартырга тәкъдим итә. Моның өчен аңа телефонга килгән кодны атарга кирәк була.
Саннарны атагач, җинаятьчеләр аның шәхси мәгълүматларына һәм банк счетларына керү мөмкинлеген алдык, дип белдерә. Янәсе, чит илгә акча күчергән өчен җинаять эше белән янап, алар өйдә булган барлык акчаларны кичекмәстән җыеп бирергә таләп итә. Басым астында һәм паника халәтендә кыз әтисенең 3,5 миллион сум акчасын балалар мәйданчыгына алып чыга һәм аларны курьер ролендәге билгесез ир-атка тапшыра.
Бу атнада тагын ике өлкән яшьтәге хатын-кыз шуңа охшаш схема корбаны булды. Аларга 86 һәм 87 яшь. Өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр дә курьерларга зур суммалар тапшыра. Аферистларны 396 һәм 275 мең сумга баеталар.
Зыян күрүчеләрнең барысы да, алданганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның мөрәҗәгате буенча РФ Җинаять кодексының 3 өлешендәге 159 маддәсе һәм 4 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (Зур һәм аеруча зур күләмдә эшләнгән мошенниклык). Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең акчаларын Казанга таксистлар аша җибәргәннәре ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев