Агачта ир-ат мәете табылды
Аңа урамнан үтеп баручылар тап булган
Кичә, 10 август, кичке 7 тирәсендә урамда үтеп баручылар 16/07 йорты янына хокук сакчыларын чакырта. Алар агачка асылынган ир-ат мәетенә тап булган. Полиция хезмәткәрләре аны тикшергәч, нинди дә булса язу яки документлар тапмаган.
Шәхесен ачыклар өчен мәетне шәһәр моргына китергәннәр, аннары хокук сакчылары бу хакта мәрхүмнең якыннарына хәбәр итәчәкләр, дип яза “Челнинские известия” газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев