Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Аяк чалган өчен 250 мең сум

Мәктәптә булган хәл өчен әти-әниләр түли

2024 елның декабрендә көндез Чаллы мәктәпләренең берсендә укучы икенче балага аяк чала.  Нәтиҗәдә, балигъ булмаган бала җитди тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүче Республика балалар клиник хастаханәсендә (ДРКБ) озак вакыт дәвалана.  Җәрәхәтләр баланың физик активлыгын чикли,  әлеге хәл сыйныфташлары алдында булганга, бала моны эмоциональ яктан да авыр кабул итә.

Зыян күрүче гаиләнең дәвалануга киткән чыгымнары 36 935 сум тәшкил иткән. Ата-аналар бу хәлдә гаепле кешедән 22 000 сум күләмендә өлешчә компенсация алган. Зыян күрүченең әнисе 14 935 сум күләмендә матди чыгымнарның калган өлешен, 300 сум күләмендә суд чыгымнарын һәм мораль зыян өчен - 755 565 сум күләмендә түләтү турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән.

Суд балигъ булмаган зыян күрүчегә 250 мең сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләргә карар чыгарды.

Гаепле яшүсмернең күрсәтелгән суммаларны каплау өчен әлегә җитәрлек мөстәкыйль кереме яки милке булмаганга күрә, түләү бурычы гаепләнүченең ата-аналарына йөкләнә. Бу йөкләмәләр бала балигъ булганнан соң, үз чаралары барлыкка килгәннән яки тулысынча хокукый сәләткә ия булганнан соң төшереләчәк. Әлегә суд карары законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев