Чаллыда «UT FEST» фестивале
«Аның максаты - индустриаль шәһәрнең татарлыгын өйрәнү, күпмилләтле моношәһәрдә чагылыш тапкан татар мәдәнияте үзенчәлеген калкыту», – ди URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева.
«2022 елдан бирле Чаллыда уздырыла торган яңа татар мәдәнияте фестивале быел 19 августта 12 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр «Азатлык» мәйданында уза. Аның максаты - индустриаль шәһәрнең татарлыгын өйрәнү, күпмилләтле моношәһәрдә чагылыш тапкан татар мәдәнияте үзенчәлеген калкыту», – ди URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева.
– Быел ике музыкаль сәхнә була. Зур сәхнәдә Казанның Yummy Music инди-лейблы артистлары чыгыш ясаячак. Программада – УСАЛ рэпкор-төркеме, GAUGA рок-төркеме, ОММАЖ синти-поп төркеме, qaynar лабораториясе һәм автор-башкаручылар Fauzia һәм Said Olur. Музыкаль программаны Казанның Bazzar проекты артисты DJ Сөләйман тәмамлаячак, – диде ул. – Кече сәхнәдә Чаллының «ЛитМуз» әдәби-музыкаль проекты яшь татар автор-башкаручыларга һәм шагыйрьләргә чыгыш ясарга мөмкинлек биреләчәк.
Милли дизайнерлар катнашындагы ярминкәне быел «АйДа Маркет» дигән яңа команда әзерли. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар продукциясен алып булачак. «В потоке Камы» мәктәп медиасы һәм «ГЭС. Перезагрузка» штабы татар теле укытучыларына багышланган документаль фотокүргәзмә әзерли.
Фестивальнең кечкенә кунаклары өчен «Нәнием» балалар остаханәсе эшләячәк. Остаханәне «Тәрбия» гаилә үзәге, иллюстратор һәм дизайнер Гүзәл Гарипова һәм башкалар үткәрәчәк. Биредә татар чәйханәсендә мәтрүшкәләр, Чаллыда җитештерелгән чәкчәкләр алып булачак.
Фотолар Гүзәл Әхмәтгәрәевадан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев