Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Хәлим тагын кандидат

Нинди премиягә дәгъва кыла?

Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында язучылар узып барган елга йомгак ясады.  

Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе Факил абый Сафин ел дәвамында башкарылган эшләрне, кызыклы проектларны, язучыларның уңышларын барлап чыкты. 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов язучыларның бик мөһим эш башкаруларын - Чаллы мәктәпләрендә балалар белән очрашулар оештыруын билгеләп үтте. 

"Очрашу Балалар өчен әдәбият дәресенә әйләнә" диде ул.

Җыелышнын икенче өлешендә әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим ителде. Түбән Камада яшәп иҗат итүче Фәтхулла абый Абдуллин Тукай премиясенә Айдар Хәлимне тәкъдим итте. Әдип үзе дә чыгыш ясады - каләмдәшләренә рәхмәт әйтте. 

 Айгөл Әхмәтгалиеваны Фатих Хөсни премиясенә тәкъдим итәргә. Абдулла Алиш премиясенә Рәзинә Мөхияр.  Һади Такташка - Айрат Суфиянов. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә - Марс Хафизовны тәкъдим итәргә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай премиясе язучылар