Айгөл Әхмәтгалиева: «Чәчәннәр башкаларга таләпчәнрәк»
Чаллы театры Грозныйда булып кайтты.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Грозныйда узган «Федерация» VI Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә катнашты. Театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева белән Чәчән республикасына сәфәр турында сөйләшеп алдык.
– Чаллы татар дәүләт драма театры мондый илкүләм мәдәни чарада беренче тапкыр катнаштымы?
– Безнең театр яңа бинага күчкәннән әлеге илкүләм зур фестивальдә беренче тапкыр катнашты. Коллектив Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган «Без – 41нче ел балалары» спектаклен күрсәтте, режиссеры – сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгулов. Аллага шөкер, аны тамашачылар бик җылы кабул итте, артистларыбыз соклангыч уйнадылар. Спектакльгә чәчән язучыларын да чакырган идем. Алар безнең спектакль турында: «Бу – тетрәндергеч тарих», – диделәр. Төрки театрларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә даими катнашабыз.
– Чечен тамашачысы татар тамашачысыннан аерыламы?
– Беркадәр аерыла дияр идем. Миңа алар таләпчәнрәк тә, шул ук вакытта самимирәк тә тоелды. Чечен дәүләт театрының «Бож-Али» спектаклен караганда залга күз салдым: үз спектакльләрен бөтенләй башкача кабул итәләр. Йөзләрендә, күзләрендә ихласлык, сәхнәгә чыккан һәрбер артистны танып, үзгә бер мәхәббәт белән алкышлап каршы алалар, алкышлап озаталар.
– Фестивальдән нинди нәтиҗә ясадыгыз?
– «Үзеңнеке үз – кәкре булса да төз» дигән мәкальне искә төшердем. Артистлар һәм театр үсеше өчен барыбер классик әсәрләр җирлек булып тора, шуңа тагын бер инандым. «Без 41нче ел балалары» – тамашачыларның җанына үтеп керә торган спектакль. Монда авторның тормыш материалы, режиссура, артистлар уены бербөтен. Жюри әгъзалары спектаклебез турында уңай фикерләр әйттеләр. Россия театр сәнгатендә билгеле шәхесләр – Ксения Стольная, Аксинья Норманская, Ирина Бойкова кебек театр белгечләре чыгыш ясады, спектакльнең эчтәлегенә, куелышына, актерлар уенына югары бәя бирделәр. Бу спектакльне кайда да, кем алдында да күрсәтергә оят түгел. Мөхәммәт Мәһдиевның рухы канәгатьтер дип уйлыйм.
– Башка театрларның спектакльләрен карый алдыгызмы?
– Әйе, барысын да карарга тырыштым. Берничәсен генә әйтеп узыйм. Мәскәүнең Олег Табаков театрының «Матросская тишина» спектаклендә Россиянең халык артисты, РФ театр әһелләре берлеге җитәкчесе Владимир Машков уйнады. Ролен артистны танымаслык дәрәҗәдә башкаруы белән шулкадәр сокландырды.
Адыгея театрының «Горсть земли» спектаклен карагач: «Фаҗиганең милләте юк икән», – дигән нәтиҗә ясыйсың. Һәр милләт, һәр халык ниндидер бер чорда сынау үтә. Артистлар аны спектакль аша киң катлам тамашачыга җиткерде. Бу спектакльнең декорациясе юк. Кап-кара зур сәхнә... Артистларның оста уйнавы нәтиҗәсендә тулы бер халыкның язмышы күз алдыннан үтте.
– Чәчән халкының нинди сыйфатларына игътибар иттегез?
– Бу республикага үземнең беренче тапкыр гына баруым түгел. Чечен халкы татарлар кебек үк бик ярдәмчел, ачык йөзле. Язмышларыбыз да шактый уртак бит... Аерылып торган сыйфатлары – алар күзгә туры карап сөйләшәләр, башларын югары күтәреп, туры басып йөриләр, һәр адымнарыннан горурлык хисе чагыла. Баш иеп, мескен кыяфәт белән йөрүчеләрне күрмисең анда. Хатын-кызлар яулыктан. Бу үзеннән-үзе аларга хөрмәт уята. Грозныйда исерекләр күрмәдем. Әлбәттә, һәркайда уңай һәм тискәре күренешләр була. Үзем һәрнәрсәдән матурлык эзләргә яратам, шуңа күңел күзе дә, маңгай күзе дә еш кына «минуслар»ны күрми кала.
– Шулай да иң истә калганы?
– Грозныйдагы «Чечня йөрәге» мәчете бик матур. Чечняда азан белән уянасың, азан тавышы белән йоклап китәсең. Күп урында беренче президент Әхмәт Кадыйровның цитаталарын язып куйганнар, алар үзләре үк яшәеш кануннарына мөнәсәбәтне аңлата. Мәсәлән, аның канатлы гыйбарәгә әверелгән «Учитель создает нацию», «Без культуры нет нации» дигән сүзләре куелган. Кыскасы, Чечен республикасына сәяхәтебез һәм югары дәрәҗәдә оештырылган «Федерация» фестивале театр өчен дә, артистлар өчен дә зур тәҗрибә, үзенә күрә бер мәктәп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев