Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Шәйхетдинова: «Баладан соң бер тәүлек реанимациядә яттым»

Шәһәрдәшебез, җырчы Айгөл Шәйхетдинова әни булган көне турында сөйләде.

- 15 ел элек кыш уртасында, иң салкын көннәрдә мин беренче тапкыр әни булдым – улым Рәсимне таптым. Ул вакытта Казанда яши идек, бала табарга Чаллыга кайттым. Аллага шөкер, апам үзенә сыендырды. 13еннән 14 январьгә чирли башладым. Медгородокка килдем, урнаштым, палатага керүгә тулгагым туктады.

Икенче кичтә инде чынлап торып башланды. Кичке 6дан иртәнге 6 га кадәр интектем. Хәлем бетә башлагач, ситуация кескенләште дә мине Кесарев кисеменә әзерләделәр. Операция барганда барын да ишетеп, күреп торсам да, балам елап җибәргәч, «уянып» киткәндәй булдым. Бер тәүлек реанимациядә яттым, Аллага шөкер, баланы яныма алып килделәр, имезергә рөхсәт иттеләр. Сабыемны рәхәтләнеп яраттым, кочтым, фотога төшердем.

Наркоз чыгып беткәнче атлап йөрүе бик авыр булды, аяксыз калган кешеләр күз алдыма килеп, йөрәгем «жу» итте. Реанимациядә озаклап яткырмадылар, «тор, йөре» диделәр. Палатага чыгаргач, баланы балалар бүлегендә тотарга тәкъдим иттеләр, «тернәклән» диделәр, тик аны инде янымнан җибәрәсем килмәде. 

Роддомнан соң әни янына авылга кайттык. Ул мине мунчалар кертеп, эчне сылап, үлән чәйләре әзерләп эчерде. Махсус аппараты булмады микән, сөт төшкәч, авыртса да елый-елый кул белән сава идем. Бервакыт температурам 40ка күтәрелде, күкрәк шеште. Анысын хәл итүемә тагын бер сынау – баланың сул кулы хәрәкәтләнми – күтәрсәң, «шап»  итеп төшә. Куркудан елыйм. Табиб чакырткан идек -. Казанга җибәрделәр, баланы хастаханәгә салып та куйдылар.

Мин документларны тутырып, киемнәремне алып, улым янына керсәм, йөрәгем кысылып куйды – елаудан арып беткән, башында катетер. Аңа кушылып мин елыйм. Анда нинди генә балалар юк, шуны күреп Аллаһы Тәгаләдән моннан исән-сау чыгагырга сорадым. Ярый әле палатадагылар тынычландырды, “монда яхшы дәвалыйлар, балаң сихәтләнер  дә чыгарсыз” диделәр. Чыннан да шулай булды.

Казанда фатир арендалап тора идек – 5 нче кат, колясканы күтәрә алмыйм, ышанасызмы, язга кадәр урамга чыкмадык диярлек. Уйладык та Чаллыга кайтырга булдык. Аллага шөкер, монда эш тә, торырга уңайлы урын да табылды, студиябезне дә булдырдык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев