Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ак Барс» уенчылары Бөтенроссия хоккей көнендә җиңү яулады

«Ак Барс» — «Динамо» уены исәбе — 5:2.

 Бөтенроссия хоккей көнендә, «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәүнең «Динамо» командасын кабул итте. «Ак Барс» — «Динамо» матчы боз хуҗалары файдасына 5:2 исәбе белән төгәлләнде.

Әлеге матчта 2000-2001 елларда «Ак Барс»та тренер булган Владимир Крикунов һәм шул ук командада уйнаган Дмитрий Квартальнов Казан бозында очрашты. Хәзер Квартальнов — «Ак Барс» тренеры, ә Крикунов «Динамо”ныкы.

Беренче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» сакчысы Микаэль Викстранд исәпне ачып җибәрде (1:0). Унынчы минутта Михаил Глухов «Динамо» капкасына гол кертте (2:0). Уникенче минутта Глухов үз исәбенә икенче алкасын язып куйды (3:0).

Өч алка керттергәннән соң, «Динамо» капкачысын алмаштырды: Иван Бочаров урынына Александр Ерёменко чыкты. Унөченче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Илья Круглов, гол кертеп, командасының артка калышуын киметте (3:1). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов исәпне 4:1 итте.

Икенче периодның икенче минутында «Динамо» һөҗүмчесе Максим Афиногенов гол кертте (4:2). Унтугызынчы минутта Станислав Галиев, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, алка кертте (5:2).

Өченче периодта кертелгән алкалар булмады.

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Мифтахов);

Фрэттин — Ткачёв — Кара, Лямкин — Викстранд;

Галиев — Тихонов — Зарипов, Педан — Хенкель;

Дыняк — А. Галимов — Ли, Рукавишников — Юдин;

Лукоянов — Глухов — Э. Галимов (Лещенко), Журавлёв.

 

«Динамо»:

Бочаров (Ерёменко);

Тарасов — Шипачёв — Яшкин, Хиетанен — Чайковски;

Петерссон — Индрашис — Афиногенов, Лямин — Зайцев;

Брюквин — Игумнов — Алексеев, Миронов — Огурцов;

Моисеев — Ефремов — Круглов (Муранов), Григорьев.

 

«Ак Барс» киләсе уенын Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрәчәк. «СКА» — «Ак Барс» матчы 4 декабрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/sport/02-12-2019/ak-bars-uenchylary-b-tenrossiya-hokkey-k-nend-i-yaulady-5697253

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев