«Ак үрдәк» спектакленең финалын тамашачылар хәл итәчәк
Чаллы театры яңа сезонда тамашачыларга нинди спектакльләр әзерли?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонда тамашачыларына кызыклы тамашалар әзерли. Театрның иҗади планнары турында әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева сөйләде:
– Бу атнада тамашачыларыбыз Әмир Камалиев әсәре буенча куелган «Галиҗәнәп әртистләр» спектакленең премьерасын күрә алачаклар.
24 сентябрьдә Грозный шәһәрендә уза торган «Федерация» фестивалендә катнашабыз. Анда труппа Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәре буенча куелган спектакльне күрсәтә. Октябрь аенда Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәре буенча премьера дөнья күрәчәк. Репетицияләр башланды инде. Әсәрне сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгулов куя. Быел декабрьдә Чаллыда профессионал татар театры оешуга 35 ел тула. Шул уңайдан журналист, драматург Равил Сабырның «Ак үрдәк» исемле әсәре буенча кызыклы спектакль чыгар дип көтелә. Ул үзенчәлекле: аның бер генә түгел, алты финалы булачак һәм геройларны кайсы юлдан җибәрергә, бүген нинди финал көткәнен тамашачы хәл итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев