Актаныш журналисты Россия бәйгесендә җиңде
«СМИротворец»та 1 урын алган Ләйсән Газизова: «Татарстан һәм Актаныш геройлары өчен зур горурлык хисләре кичердем», - диде.
Мәскәүдә «СМИротворец» XVII Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Милләтара татулык турында язучы иң яхшы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова да бар.
“СМИротворец»ны оештыручылар — Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Милләтара журналистика гильдиясе. Конкурс Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
"СМИротворец» конкурсы беренче тапкыр 2008 елда булды. Әлеге бәйге Россия журналистлары арасында елдан-ел популярлаша. Быел конкурска 1450 басма, теле-Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары 15 меңнән артык материал җибәргән. 147 авторның эше шорт-листка сайлап алынган, алар арасыннан 35 авторның эше финалга үткән.
"СМИротворец-2025» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узды. Ләйсән Газизова Этник һәм локаль массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Җиңүчеләр милләте» номинациясендә 1 урынны алды.
"Әлеге конкурс турында Россия журналистлар берлеге сайтында күреп алдым. «Нация победителей»- «Җиңүчеләр милләте» номинациясенә «Актаныш» сайтында чыккан материалларымны җибәрдем.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган бик күп язмалар эшләдек. Жюри исә минем фронтовик -укытучылар турындагы мәкаләгә игътибар иткән, анда архив материалларына нигезләнеп, Бөек Ватан сугышы ветераннары, фронтовик-укытучылар, якташларыбыз Нәҗми Ханнанов һәм Мәхмүт Исхаков турында язган идем", - ди хезмәттәшебез.
Хезмәттәшебезне җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗатында уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев