Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актанышта кабат йорт янды

Әлегә фаҗига сәбәпләре билгеле түгел.

Редакциябезгә: “Актаныш районында кабат янгын”, - дип видео җибәрделәр. Әйтүләренчә, бу юлы Пучы авылындагы бер йортка ут капкан. Янгын сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Мәгълүм булганча, бу йортта кеше яшәмәгән. 

Районда хәвеф турында аудио мөрәҗәгатьләр дә таратканнар: "Бүгенгә, иртәгәгә түзегез, мунчаларыгызны якмагыз, чүпләр дә яндыра күрмәгез! Менә тагын әкәмәт пожар. Бик куркыныч обстановка, аңлагыз, зинһар өчен. Бөтен җирдән ярдәм сорап шалтыраталар хәзер Пучыдан. Ямалыда да 5 өй янды, белеп тордык бит. Төтен чыкса, сүндерттерегез!" - диелә анда.

Билгеле булганча, янгын соңрак зиратка да күчкән. Бәхеткә урынга янгын сүндерүчеләр килеп, ут чыганагын юк иткән. 

Исегезгә төшерәбез, 10 апрель көнне әлеге район җирлегендәге Тат. Ямалы авылында берьюлы 5 йортка ут капкан иде. Кызганычка каршы, аларның барысы да янып көлгә әйләнде. Бәхеткә йорт хуҗаларына зыян килмәде. Бу хакта тулырак БИРЕДӘ укый аласыз.

Мондый күңелсезлекләрне булдырмау максатыннан, 16 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. "Бу чорда учак ягарга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый. Шулай ук, табигатьтә, бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык утта ризык әзерләү дә рөхсәт ителми. Закон бозучыларга зур күләмдә штраф яный. Күләме 10 меңнән башлап 800 мең сумга кадәр", - ди МЧС хезмәткәрләре. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига