Алабугада котыру авыруы сәбәпле карантин кертелде
Бу инде беренче шундый очрак түгел.
Алабугада котыру авыруы ачыклануга бәйле рәвештә карантин кертелде. Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Котыру чире Черкасово авылындагы эттә ачыкланган. Эт бәйдән ычкынып, бер ир-атны тешләгән. Соңыннан хуҗасына ташланган. Бу инде беренче шундый очрак түгел. Ел башыннан республиканың 14 районында карантин игълан ителде. Узган атнада исемлеккә Сарман районы да керде.
Котыру авыруы ачыкланган урыннан 3 км радиуслы территориядә хайваннар белән бәйле ярминкә, күргәзмәләр оештыру, ит сату, аны һәм эшкәртелмәгән тирене әлеге территориядән алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү һәм авыру терлекләрне сую тыела.
Эпизоотик учакта авыру хайваннарны дәвалау, территориядә чит кешеләр булу, хайваннарны алып керү һәм чыгару да тыела. Авыру хайванны суйганнан соң 60 көн узгач, карантин гамәлдән чыгарылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев