Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аларның йорт яны берәүне дә битараф калдырмый

Биредә җир казылган, чәчәкләр утыртылган, хәтта бордюрлары да зәвыклы итеп буялган. Бу матурлыкны 75 яшьлек Чаллы пенсионеры үз хисабына булдырган.

Чаллының 7/26 йорты подъезд яны бер генә кешене дә битараф калдырмыйдыр. Биредә җир казылган, чәчәкләр утыртылган, хәтта бордюрлары да зәвыклы итеп буялган. 
– Былтыр биредә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча юллар да төзекләндерелде. Мондый матур асфальтның «иреннәрен буямыйча» мөмкин түгел. Аралаштырып, ак һәм яшел төскә буяп куйдым, – ди подъезд янындагы матурлыкны тудыручы 75 яшьлек Лариса Афанасьева.
Ул әлеге йортның беренче катында яши. Күп еллар инде пенсиядә.
– Эшләмәгәч, вакыт күп, тәрәзәдән урамга карыйсың. Кап-кара җирне, андагы чүпне яратмыйм мин. Шуңа әкренләп аны тәртипкә китерә башладым. Базарга барып, гортензияләр, лилияләр һәм башка чәчәкләр сатып алдым. Шуннан китте инде, – дип сөйли Лариса ханым.
Бу эшкә ул 2013 елда тотына. Аннан үрнәк алып, башка подъездларда яшәүчеләр дә йорт яннарын матурларга керешә.
– Кешеләрнең соклангыч карашы миңа рәхәтлек бирә. Кайберәүләр хәтта күрше йортлардан ук карарга киләләр. Узган ел бер хатын-кыз җәй буе бирегә үзенең карт әнисен алып килде. Дөрес, әлегә гөлләрем чәчәк атып өлгермәде. Бер-ике айдан килсәгез биредә зур бер гөлбакча булачак, – ди Лариса Афанасьева.
Гортензияләрдән тыш, ул флокслар, петуньялар, хосталар, спиреилар утырта. Алар яхшы үссен, җәй буе матур чәчәк атсын өчен Лариса ханым җиргә махсус ашлама да кертә. Боларның барысын да ул үз акчасына сатып ала. Җирне дә авыллардан китертә. 
–Беренче елларны чәчәкләремне казып алып, урлыйлар иде. Өч ел элек видеокамера куйгач, туктадылар, – ди ул.
Хәзер аның тәрәзә астындагы территориясендә тәртип, бер чүп тә юк. «Бакчам юк, минем өчен менә бу бакча. Җәен һәр көн монда чыгып, эшләп керәм, суын да сибәм, чүбен дә утыйм. Матурлыкны нык яратам», ди Лариса Афанасьева. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы