Алдагы елларда иң кирәкле белгечләр исемлеге билгеле
Сәүдә, дәүләт хезмәтләре өлкәсендә эшләүчеләргә сорау кимиячәк.
Россиянең хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 2024-2029 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген төзеде. Документ буенча, индивидуаль хезмәт күрсәтүгә өстенлек биреләчәк. Чүпләрне эшкәртү, транспортировка, саклау, кунакханә, туклану, мәгариф һәм фән, сәламәтлекне саклау өлкәләре алга китәчәк. Мондый бизнеска хезмәт күрсәтүчеләргә сорау зур була, дип фаразлый белгечләр.
Ә менә сәүдә, дәүләт хезмәтләре, авыл хуҗалыгы, күчемсез милек, мәдәният, спорт өлкәләләрендә эшләүчеләр кыскартуларга эләгергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев