Алдынгы укытучыларга бүләкләр тапшырылды
Бүләкләнүчеләр арасында шәһәрдәшләребез дә бар.
Республика укытучыларының август киңәшмәсендә алдынгы укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 96нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Анна Комаровага «Ана даны – Материнская Слава» медале тапшырды.
77нче гимназия укытучысы Татьяна Әхмәтшина Татарстанның халык укытучысы исеменә лаек булды.
Сүз уңаеннан, быел Чаллының 27е мәгариф хезмәткәре һөнәр бәйгеләрдә катнашып җиңү яуладылар.
62нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Анна Мельникова «Россия укытучысы -2025» бәйгесендә алтын медальгә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев