Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Александр Волков Россиянең иң яхшы автобус йөртүчесе булды

Ул Чаллыда автобус йөртә.

Чаллыда Россия күләмендә "Иң яхшы автобус йөртүче" дип аталган һөнәри осталык бәйгесе узды. Анда Роосиянең төрле төбәкләреннән килгән 50дән артык кеше катнашты. Алар Мәйданда төрле сынаулар үттеләр.

25 июльдә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов автобус йөртүчеләргә көндәлек хезмәтләре, осталыклары һәм пассажирларга җаваплы булганнары өчен рәхмәт әйтте. 

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бәйгенең җиңүчесе итеп Чаллыдан Александр Волков табылды. Ул "Москвич" автомобиле белән бүләкләнде.

2нче урын алган Чаллы автобус йөртүчесе Рамил Сафинга 200 мең сум акча һәм суыткыч бирелде. 

3нче урынга чыккан Минсктан килгән шофер Александр Юхнович 100 мең сумлык сертификат һәм кер юуу машинасы белән бүләкләнде.

Костромадан Алексей Зуев - "Юл хәрәкәте кагыйдләрен яхшы белүче", 

Мәскәүдән Сергей Иванов - "Тиз йөрү", 

Чаллыдан Сергей Прохоров - "Уңайлы йөрү күнекмәләрен уңышлы үтүче", 

Казаннан Вадим Матвеев "Иң яхшы 

 дебютант» номинациясендә җиңде.

Сарансктан махсус хрби операциядә катнашкан Ренат Абдюшев махсус бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автобус йөртүчеләр ярыша