Чаллыда автобус йөртүчеләр арасында конкурс башланды
Анда 51 кеше катнаша.
Чаллыда «Иң яхшы автобус йөртүче» конкурсы башланды. Анда Россиянең 40 шәһәреннән 51 автобсу йөртүче катнаша. Мондый чара Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә.
Бәйрәм Чаллының – 400, автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышлана.
Ярышларны ачу тантанасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев автобус йөртүче һөнәренең социаль әһәмиятен билгеләп үтте. «Җәмәгать транспортын йөртүче без үзебезнең иң кадерле кешеләребез балаларыбызны ышанып тапшыра торган кеше. Барлык катнашучыларга уңышлар телим. Иң көчле кеше җиңсен!» – диде ул.

Мәйданга керү юлында кунакларны «КАМАЗ», «НЕФАЗ» һәм «Москвич» техникасы һәм «Шәһәр хәрәкәтләнә – шәһәр яши» балалар рәсеме күргәзмәсе каршы алды.
Чара театраль тамаша белән башланып китте.

24-25 июльдә автобус йөртүчеләр төрле ярышларда үзләрен сыныйлар.
Җиңүчеләрне бүләкләү 25 июльдә 17 сәгатьтә була. Җиңүчегә «Москвич» автомобиле бирелә.
Бәйрәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм «Сафари» төркеме катнашында гала-концерт белән тәмамлана. группы «Сафари».
Фотолар шәһәр хакимиятенең «Вконтакте» битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев