Әлфия Хәмәтҗанова: «Иртән йолдыз булып уяндым»
Бу юлы «Пятачок»тагыларны җиңел-җитез хәрәкәтләр белән сәхнәдә биегән Әлфия Хәмәтҗанова шаккатырды.
Бездә, гадәттәгечә, артистлар җыр башкарган арада халык арасыннан шәп биючене күзли. Бу юлы «Халык талантлары: гөрләтәбез!» конкурсында җиңеп, бәйрәмебездә чыгыш ясарга лаек булган Нәсим Шәфыйковның күзе Әлфиягә төшкән. Төшмәслек тә түгел – Әлфия башына матур итеп калфак кигән, биегәндә ут инде менә. Соңыннан элемтәгә чыгып, үзе турында сораштык – кем булып эшли, болай оста биергә кайда өйрәнгән, ничек сәхнәгә чыгарга булган?
Әлфия Хәмәтҗановага 27 яшь. Ул Чаллыда туып үскән, әтисе Гали белән әнисе Нәфисә Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. 2нче гимназияне тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштергән, бүгенге көндә 41нче мәктәптә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Тормыш иптәше Илназ белән кызлары Айзиләне үстерәләр. «Пятачок»ка да якыннары белән килгән ул.
– Инде өч еллаптыр «Пятачок»ка киләм, тик актив катнашырга, җиңәргә дип түгел, күбрәк кунак кебек – артистларны тыңлар, биючеләрне карар өчен. Бу юлы исә бүләккә теплоходта Кама буйлап сәяхәт икәнен ишеткәч катнашасым килде. Калфакны да махсус киеп килгән идем. Укытучы булгач, балаларны төрле чараларга әзерләргә туры килә. Әйтик, шәһәркүләм «Татар кызы», «Татар малае» кебек бәйгеләрдә актив катнаштык. Шуңа калфагым һәрвакыт янымда. Җиңәсемне алдан сизендем. Аңлата алмыйм, тик күңелемдә шундый тойгы бар иде. Исемемне ишеткәч, бик сөендем, сәяхәткә ирем белән барырмын дип торам, оештыручыларга рәхмәт, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем.
Бу кадәр оста биергә кайда өйрәнүе турында да кызыксындым. Кечкенәдән «Чишмә» халыклар дуслыгы йортындагы түгәрәккә йөргән икән. Остазы – тәҗрибәле хореограф Рәсимә Хәйбуллина (Чаллыда иҗат итүче профессиональ биюче, балетмейстер, сәхнәгә куючы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. – Ред.)
– Әлегәчә Рәсимә Әнвәровна өйрәткән хәрәкәтләрне башкарам. Ул безне татар биюенә генә түгел, рус, испан, чегән, украин, керәшен, мишәр һәм башка милләт биюләренә дә өйрәтте. 9нчы сыйныфтан соң хәтта хореография юнәлешендә укырга да кермәкче идем, тик соңрак фикеремне үзгәрттем, әнием дә укытучы булуымны хуплады. Бәлки интернетта таралган видеомны остазым да карагандыр, аңа рәхмәтлемен.
Әлфия һәм аның белән бергә сәхнәдә биегән көндәшләре видеосын «ВКонтакте» төркемебездә 100 меңнән артык кеше карады, хуплап, сокланып комментарийлар яздылар. «Аксубай кызы» видеосын шәһәребезнең иң зур пабликларының берсе дә үзендә урнаштырды.
– «Пятачок»ның икенче көнендә иртән уянганда әле бер нәрсә дә белми идем, бервакыт иптәш кызым «Сине интернетка куйганнар» дип телефоныма видео җибәрде. Аннары хезмәттәшләрем җибәрде, укучыларымның әти-әниләре, танышларым, әти-әниләр, директор шалтыратып «Молодец!» диде. Бөтенесе дә мине күреп сөенгән, әле һаман җибәрәләр. Мин дә шатландым, билгеле, – ди ул елмаеп.
Шәһәрдәшебездән сәхнәдәге мизгелләр турында сорыйм, каушамадымы икән? Юк, көн саен балалар белән эшләгәндә чыгыш ясагандай хис иткән, үзен тыныч тоткан. Ул үзенең велосипедта йөрергә, тәмле ашлар пешерергә, җиләк җыярга, ә барыннан да бигрәк чәчәкләр үстерергә яратуын сөйләде.
– Җирдә эшләү мине тынычландыра. Нинди генә чәчәкләребез юк – роза да, гортензия дә үсә. Утырткан алмагачларыбыз җимеш бирә башлап сөендерде. Бакчабызны фонарьләр, гирляндалар белән бизәргә тырышам. Шөкер, Айзилә да ярдәм итәргә тора. Аның белән күп нәрсәне бергә эшлибез – музыка кушып ашарга пешерәбез, биибез. Кечерәк вакытта биюгә әлләни исе китми иде кебек, ә хәзер артымнан кабатлый башлады, шпагатлар ясый. Уку елы башлангач, шундый юнәлештәге түгәрәккә бирербез ахры.
/ Динара Шакирҗанова фотосы
Әлфия Хәмәтҗанова гаиләсе белән. / Фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев