Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Альфир Кадыйров тарих институтында белем алу өчен көрәшә

Ул ярымфиналга узды.

Республикада «ТАРХАН» дип аталучы телевизион тарихи-мәдәни бәйге уздырыла. Анда катнашучылар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында «Төрки халыклар тарихы» юнәлеше буенча белем алу өчен көрәшә. Программа Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан федераль университеты белән берлектә булдырылган. «ТАРХАН» бәйгесен «Яңа гасыр» телеканалында якшәмбе көннәрендә күрсәтәләр. Алып баручы – тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов. Аның белдерүенчә, бу бәйгедә җиңеп, укырга керүчеләрдән институт укытучылары канәгать. Конкурста катнашучылар югары нәтиҗәләр күрсәтә. Алар арасында безнең шәһәрдәшебез, 54 гимназия укучысы – Альфир Кадыйров. Ул бу бәйгедә узган ел да көчен сынап караган, әмма ярымфиналга узарга 1 балл җитмәгән. Быел исә уңыш елмайган – Альфир «ТАРХАН» проектының ярымфиналында катнашачак. Бәйгенең бу өлеше апрель аенда башкалада уза. Темасы – Казанда фән үсеше.  

«Мин тарихны яратам, һәркем үз халкының үткәнен белергә тиеш дип уйлыйм. Сайлап алу туры онлайн узды. 50 сорауга җавап бирергә, инша язарга кирәк иде. Сораулар арасында төрки халыкның тарихына кагылганнары да бар иде. Татар әдәбиятын да яратып укыдым. Шуңа күрә, Кол Шәриф, Кол Гали иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирү авыр булмады», - ди Альфир. 

Шәһәрдәшебез халыкның көнкүрешенә, милли киемнәргә кагылган темаларны да яратып өйрәнә. Бу балачактан килгәндер ди ул: «Әбиләр Тукай районы Кызыл Байрак авылында яши, атна саен кайтабыз. Элек анда иске йорт иде. Шунда торган сандыкны хәтерлим. Мичтә казанда ризык әзерләүләре дә истә калган».

Альфир белдерүенчә, авылда әбиләре бары тик татар телендә сөйләшү шартын куйган, анда русча сөйләшмиләр. Альфир Кадыйров шулай ук хокук, җәмгыять белеме фәннәре буенча узган олимпиадаларда да катнаша. Якын арада «ТАРХАН» бәйгесенең ярымфиналына ныклап әзерләнергә җыена. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев