Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Алинә һәм Динә Гарифуллиналар: «Тормышта да, сәхнәдә дә, сайлауларда да бергә»

Игезәк җырчылар капиталь ремонттан соң ачылган Балалар сәнгать мәктәбе бинасында тавыш бирде.

«Без тормышта да, эштә дә, сайлауларда да бергә», - диләр Чаллының популяр игезәк җырчылары Алинә һәм Динә Гарифуллиналар. Бүген алар ГЭС бистәсенең 2023 сайлау участогына килеп, ТР Рәисе һәм депутатлар өчен  тавыш бирделәр. Әйтүләренчә аларның бер генә сайлауларны да калдырганнары юк. Чөнки сәнгать әһелләре бу сәяси чараның мөһимлеген бик яхшы алый.

«Без бүген капиталь ремонттан соң күз явын алырлык итеп яңартылган Балалар сәнгать мәктәбе бинадасында тавыш бирдек. Бу кайчандыр сайлауларга килеп дөрес тавыш бирү нәтиҗәсе. Киләчәктә мондый куанычлы үзгәрешләр тагы да күбрәк булсын өчен сайлауларны һичкенә дә калдырырга ярамый. Татарстаныбыз һәрвакыт үсештә булсын, без туган җиребезне бик яратабыз», - ди сәхнә осталары. 

Республикабызга хөрмәт хисен белдереп, җырчылар Чаллы шагыйрәсе Рәзинә Сәтегәрәева сүзләренә махсус җыр да иҗат иткән. Аның видеосын БИРЕДӘ карый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев