Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алсу Гыйльманова: «Улым Сәет - чын татар малае»

«Татар малае-2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле.

Чаллыда 1-4 сыйныф укучылары арасында "Татар малае-2024" бәйгесе узды. Абсолют җиңүче исемен Сәет Гыйльманов яулады.. Аның әнисе Чаллы татар драма театры артисткасы Алсу Гыйльманова үзенең социаль челтәрләрендә "күпме йокысыз төннәрнең, борчылуларның нәтиҗәсе" дип үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште. Без Алсу ханым белән элемтәгә чыгып хәлләрен белештек. Исегезгә төшерәбез, бәйге барышында Гыльмановлар гиләсендә нәни кызчык дөньяга килде. 

"Мин Сәетнең бу бәйгедә җиңүен "Гаилә елы"на бер бүләк итеп кабул итәм. Беренчесе, әлбәттә, аның кызыбыз туу булды. Финалга үткәч роддомга барып кайттым да, әзерлекне дәвам иттек. Дулкынланудан әле дә тавыш ачылып бетә алмый. Мин үзем сәхнәгә чыкканда да болай дулкынланмыйм. Улым Сәетне чын татар малае дип горурланып әйтәм. Шулай булмаса мондый бәйгеләрдә катнаштырмас та идем. Чөнки бик күп көч тәлап итә. Балага да интегү бит. Әмма Сәет һәр эшен җиренә җиткереп эшләргә яратучы бала. Бер ниятләгәч ахырга кадәр эшли. Мәктәптә дә гел 5легә укый ул минем, курай түгәрәгенә йөри. Бигрәк тә театр мәктәбенә йөрү бу җиңүендә дә, гомумән, тормышында зур роль уйный. Ул анда үз-үзен тотарга, сәнгатькә, аралашырга өйрәнә. Бәйгегә әзерләнгәндә театр түгәрәге җитәкчеләре Энҗе Шиһапова, Чулпан апасы Әскәрова бик нык булышты. Мәктәптә укытучылары Энҗе Әзһәмовна, Сания Закирова да безнең өчен җаннарын бирердәй булып тордылар. Визит карточкасын күрсәткәндә бабай ролендә булырга ризалашкан Марсель Мөсәвировка да зур рәхмәт. Бәйгедән чыккач, улым күземә карады да "әнием булды" диде. Аннан өйгә кадәр бер сүзсез кайтты балакай. Өйдә ул көнне беренче тапкыр тамагына ашады. Ашаудан калып, йокысыз үткәргән көннәр күп булды. Аллаһ теләсә, хәзер тынычлап йоклыйбыз. Үзем дә бит кечкенә бала белән репетицияләренә йөрдем. Бәйгедә дә бәләкәе көне буе диярлек кулда булды. Менә шулай бергәләп ерып чыктык. Әтисе дә безнең белән булды, бергәләп гаилә белән чыгыш та ясадык. Гомумән, безнең күңелдә "Татар малае" онытылмаслык бер вакыйга булып сакланачак", – ди бәхетле әни.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев