Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Җәмигъ» мәчете гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар

Барлыгы 9 ай урнаштырырга планлаштыралар.

«Җәмигъ» мәчете күзгә күренеп үзгәрә. Гөмбәзнең берсенә тантаналы рәвештә ярымай урнаштырдылар. Моннан 10 көн элек башка гөмбәзгә дә ай куйганнар иде. Бу хакта монда яздык.

Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелешен Чаллы мэры Наил Мәһдиев җанландырып җибәрде. Аллаһ йорты иганәчеләр һәм хәйриячеләр хисабына төзелә. Гади халык та акчалата ярдәм итә. Бу максатка Уел Хөсәенов җитәкчелегендә попечительлек советы булдырылды. Теләгән һәркем үз өлешен кертә ала.

Хәзерге вакытта төзелеш эшләрен "АНГ холдинг" компаниясе алып бара.

– Мәчет төзелешен безнең оешма башлап җибәрде. Аннары бу эшкә депутат Алексей Горшков кушылды, - ди "СтройТраст" оешмасының әйдәп баручы экономисты, шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиевның ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов. 

2016 елга кадәр мәчет территориясе тып-тын торды. Нәкъ шул елда "СтройТраст" оешмасы бу эшкә ныклап алынырга булды. 2017 елда мәчетнең иң аскы (цоколь) катын ясадылар. Боз урыныннан кузгалгач, изге гамәлгә  башкалар да кушыла башлады.  

"СтройТраст" оешмасы генераль директоры киңәшчесе Фәрит Шәрипов мәчет төзелешенең идарә итү фондында тора. Моннан тыш, фондның эшчәнлегендә дә актив хезмәт куя. 

"Узган ел мәчет төзелеше белән Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев танышты. Ул бу игелекле эштә катнашкан һәрбер кешегә аерым рәхмәтләрен әйтте", – дип сөйләде Айдар Фәхретдинов. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев