Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә ярымай урнаштырдылар

Аның авырлыгы - 700 кг.

"Җәмигъ" мәчете төзелеш тарихында истәлекле вакыйга. Бүген мәчетнең бер манарасына тантаналы төстә ярымай урнаштырдылар. Гөмбәзнең диаметры 11 метрны тәшкил итә. Шәһәрнең төп мәчете янына дин әһелләре җыелды. Эшчеләр айны урнаштырганда алар тәкъбир әйтте.

"Шушы көннәрдә икенче блокның тагын бер манарасына гөмбәз кую өчен әзерлек эшләре бара. Аңа шулай ук ай куелачак. Мәчетнең ике кече манарасын күтәрү эшләре дә башланды. Алар өчен гөмбәзләр әзер, үз вакытларын көтеп торалар," - диде төзелеш фондының попечительлек советы рәисе Уел Хөсәенов. - Аллаһ теләсә, июль башында Чаллының төп мәчетен ак мәрмәр белән тышлый башлаячаклар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәчет мәчет төзелеше