Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталын хәләл ипотекага тоту рөхсәт ителде

Ислам финанслары буенча белгеч шәригать кануннары буенча фатир алу үзенчәлекләре хакында сөйләде.

Ана капиталын хәзер ислам ипотекасы белән алынган фатир суммасының бер өлешен каплау өчен дә тотып булачак. Агымдагы елның 1 сентябреннән шундый мөмкинлек булдырылды. Бу хакта бүген “Шәһри Чаллы” газетасының “Җомга иртәсе” тапшыруында ислам финанслары буенча белгеч Гөлфия Имамова хәбәр итте. 

Вконтакте челтәрендә үткән туры эфир барышында хәләл ипотеканың шартлары, өстенлекле яклары турында да сүз барды. Шулай ук, белгеч әлеге төр кичектереп түләүнең күпме вакытка алганда кулай булуын, ни өчен аның гади ипотекага караганда кыйммәткәрәк төшүен дә аңлатты.

Мәгълүм булганча, Татарстанда 2020 елдан ислам кануннарына туры килүче ипотека программасы эшли. Ул ТР Диния нәзарәте белгечләре тарафыннан тулысынча тикшерелеп, хупланган. Аннан файдаланырга теләүчеләр әлеге продуктны тәкъдим итүче финанс учреждениеләренә мөрәҗәгать итә ала. 

Тапшыруның тулы язмасын әлеге СЫЛТАМА буенча карый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәләл