Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Әни – иң кадерле кеше

Котлау.

Әни... Күпме мәгънә, наз һәм җылылык салынган бу сүзгә. Әнидән дә кадерле кеше бар микән бу дөньяда?.. Юк! Безнең иң якын киңәшчебез дә, ярдәмчебез дә ул. Әнием Дәйсинә исемле. Аңардан да чибәр, сабыр, тырыш кеше юктыр. Ул белмәгән бер һөнәр юк. Тәмле итеп пешкән ашларын авыз итсәң, телеңне йотарлык. Әнием, кадерлем, бәхетле, сау-сәламәт, озын гомерле бул. Син тормышта безнең өчен кояшка тиң. Күрсәткән игелекләрең өчен мең рәхмәт.
Бәйрәм уңаеннан шәһәребезнең бөтен әниләрен дә котлыйм. Бу көн елмаю, җылы сүзләр һәм иң матур теләкләр белән тулсын. Балаларыгыз үзләренең уңышлары, казанышлары белән шатландырып торсыннар һәм бәхетле кешеләр булып үссеннәр. Сезгә һәм гаиләгезгә иминлек һәм тынычлык телим.
Марсель Төхвәтуллин, Шәһәр Советы депутаты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлаулар