Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнвәр Нургалиевка хатыны үзенчәлекле бүләк ясаган

Ул аның тормышында тамашачылар белмәгән әйберләрне дә әйткән.

Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевка 50 яшь тулды. Ул быелгы концертларын үзенең күркәм юбилеена багышлап, программасын да шуның нигезендә эшләгән. 

Әнвәр үзенең юбилей елында тамашачыларына концерт күрсәтә, ә хатыны  Ирина аңа багышлап беренче шигырен язган. 
Илле яшең, юбилеең белән,
Кадерлебез безнең, җанашым.
Һәрвакытта йөзең балкып тора,
Нурлар чәчә назлы карашың.

Туксан дүртнең 16нчы мае,
Сеңеп калган йөрәк түрендә.
30 ел (Аллаһка шөкер) иңне-иңгә куеп,
Атлыйбыз без әле бүген дә.

Чабар аттай узып китте еллар,
Ә мәхәббәт уты сүнмәде.
Тик үзебез беләбез без, иркәм,
Бу юлларны ничек үткәнне.

Яхшы әти дә син, яхшы ир дә,
Без бәхетле җирдә син булганга.
Шундый гаилә бүләк иткән өчен,
Рәхмәт әйтәм бүген Ходайга.

Уртак сөю, мәхәббәттән
Ул һәм кызыбыз туды.
Бәхетле үсеннәр диеп,
Бар нәрсәне булдырдык.

Кайда гына йөретмәде
Баллы, татлы, ачы язмыш
(Базарда да саттың, җиһаз да ясадың, дворник та булдың).
Син ышанычлы булганга,
Шөкер, гөрләп барды тормыш.

Гастрольләргә киткән чакларыңда,
Барыбыз да көтеп калабыз.
Синең уңышларга сөенәбез,
Һәм борчылып көтеп торабыз.

Ә төннәрен, яшь чакларда кебек,
Таңга кадәр оча «смс».
Башкаемны горур тота алам,
Чөнки син бит минем бик зур таяныч.

Олыгайган көндә бергә
Оныклар сөйсәк иде.
Балаларның шатлык-игелеген
Бергәләп күрсәк иде.

50 яшь ул – ир кешенең
Иң өлгергән матур чоры.
Алтын көзләргә җиткәнче,
Парлап җырлыйк тормыш җырын.

Юбилеең котлы булсын, жаным,
Озын булсын гомер юлларың.
Яннарыңда булсын, гел янәшә,
Иң кадерле, якын кешеләрең».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Анвар Нургалиев