Табиблар ир-атны караган һәм өенә кайтарып җибәргән.
Татарстан трассасында җиңел машина юл кырыена төшеп капланган. Аны йөртүче могҗиза белән генә исән калган. Бу турыда шаһитларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

30 мартта Апас районының Шонгаты авылы янында «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп китә. Ул ян ягына каплана. Машина җитди җимерелеп бетә.

Бәхеткә, йөртүче исән, ул имгәнмәгән. Ашыгыч ярдәм табиблары караганнан соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Чыганак: Интертат
Нет комментариев