Апрель суыклары: слива, абрикослар нишләр?
Экология һәм биология үзәге директоры Владимир Товма җавап бирде.
Яз иртә килде быел, дип иртәрәк сөендек, ахрысы. Атна башы кыштан башланды. Төнлә температура -1 градуска кадәр төште. Синоптиклар атна дәвамында салкын булачак дип кисәтә. Шаулап чәчәк аткан агачларыбызга ни булыр? Быел да уңышсыз калырбызмы? Әлеге сораулар белән балалар экология һәм биология үзәге директоры Владимир Товмага мөрәҗәгать иттек.
«Слива, абрикос, чия кебек төшле агачлар -1 градуска кадәр температурага чыдый алмый. Чәчәк атарга өлгермәгәннәре әле исән калырга мөмкин. Әмма анысы да икеле, төрле факторларга бәйле. Әйтик шәһәрдә температура бераз җылырак. Шуңа күрә җил булмаган урыннарда үсүче агачлар чирләп кенә алырга мөмкин. Ә менә шәһәрдән читтәге бакчачылык ширкәтләрендә, аеруча куыш урыннарда үсүче агачларны салкын алачак», – белгеч.
Аннан соң салкыннарның күпме торуы да зур роль уйный икән. Һава температурасы 5 сәгать дәвамында -1 градус торса, үсемлек өчен бик начар.
«Кайбер сорт агачлары салкыннарга чыдам. Әмма алар да стресс кичерә, яхшылап үсә алмаячак. Иммунитеты яхшы булган кешеләр салкынга бирешми бит. Монда да шул ук хәл. Ерткыч бөҗәкләрдән зыян күргән, авырлык белән үскән агачлар салкынга тиз бирешәчәк. Шуңа күрә салкыннар вакытында үсемлекләрне каплап куйсагыз яхшырак», – ди Владимир Товма.
Җылы яклардан кайткан кошларыбыз ничек? Алар да стресс кичерә торганнардыр?
«-6..-10 градус булса, алар өчен начар. -1 куркыныч түгел. Шул ягы гына бар: бөҗәкләр белән тукланучы кошларга ризык табуы авыр булачак. Мондый һава торышында бөҗәкләр качышып бетә. Кояш чыга башласа, барысы да җайланачак», – ди.
Уҗымнарга килгәндә, аларга бернинди зыян янамый. Киресенчә, кар яугач, туфрак дымлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев