Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Апрельдә пенсия арта

«Татар-информ» хәбәр итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән 4,3 млн россияле 6,8 процентка индексацияләнгән социаль пенсия алачак.

«Социаль пенсияләр дәүләт тәэминаты буенча пенсияләргә керә: бу картлык, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсияләр», –  ди Бессараб.

Ул ассызыклаганча, бу социаль пенсия алучыларның барысына да кагылачак, шул исәптән тиешле хезмәт стажы булмаганнарга да, ул  аларның керем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Картлык буенча социаль пенсия картлык буенча иминият пенсиясеннән биш елга соңрак билгеләнә, чөнки гражданин я эшләмәгән, я кирәкле иминият стажын, яисә индивидуаль пенсия коэффициентларын җыя алмаган», – дип ассызыклады депутат.

Мәсәлән, 1 апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме мең сумга артып, 16,5 мең сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларның социаль пенсиясенең уртача күләме 1,6 мең сумга артып, 24,5 мең сум тәшкил итәчәк. 
Арту күләме пенсиянең индивидуаль күләменә бәйле булачак. Яңадан исәпләү автомат рәвештә бара, моның өчен беркемгә дә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация