Арендага бирелгән фатирда бала мәете табылган
Бу хәл Чиләбедә булган.
Чиләбедә арендага алынган фатирдагы диван эчендә 5 яшьлек кызның мәете табылган. Кыз Башкортстаннан булып чыккан.
Якынча мәгълүматлар буенча 43 яшьлек хатын-кыз баласы белән Чиләбенең Калинин районында бер тәүлеккә фатир арендалаган.
Ул чыгып киткәч, җыештыручы килеп, диван эчендә кыйналган һәм яраланган кызның мәете табылган.
Видеодан күренгәнчә, фатирда шкаф өсләрендә кан эзләре бар.
Үтерү матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев