Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Артист Ләйсән Нургалиева: «4 балам да тырыш»

«Алма агачыннан ерак тәгәрәми»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Ләйсән Нургалиева белән ире Салават гаиләсендә дүрт бала үсә. Игезәк уллары Ришат белән Ринат дүртенче сыйныфка кадәр 52нче мәктәптә укыганнар.

«Аллаһка шөкер, улларыбыз тәртиплеләр. Кечкенәдән тырыш булдылар. Спортка тартылдылар. Бассейнга йөрделәр. Аннары 18 яшькә кадәр футбол уйнадылар. Җыелма команда составында Татарстан Кубогын оттылар. Төрле ярышларда призлы урыннар яуладылар.

Автомеханика көллиятен тәмамлагач, үзләре теләп армия сафларына киттеләр. Десантчы булып хезмәт иттеләр. Командирларыннан гел рәхмәт хатлары килеп торды. Хәзер автосалонда эшлиләр», – ди Ләйсән ханым.
Нургалиевларның зур кызлары сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк. 5нче сыйныф укучысы Ильвина 8 ел инде балалар сәнгать мәктәбенең хореография  бүлегендә бию буенча укый һәм «Земляничка» балалар театрында вокал серләренә төшенә. 

«Кызыбыз төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңде. Диплом, грамоталары да күп. Яхшы укый, тәртибе дә үрнәк. Ильвина –  Чаллы мэры стипендиаты. Киләчәктә хореограф булырга хыяллана», – ди бәхетле әни.
Төпчекләре Самира әлегә балалар бакчасына йөри. Апасыннан аермалы буларак, ул оялчан, фотога төшәргә яратмый, үзенең характеры бар. Бик тырыш. Әнисе әйтүенчә, быел аны да апасы укый торган балалар сәнгать мәктәбенә йөри.. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Чаллы театры Арист Ләйсән нургалиева