Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистлар бер атна эчендә яңа спектакльләрнең эскизын ясадылар

Россиянең күренекле тәнкыйтьчеләре алдында имтихан тоттылар.

Узан атнада Чаллыда Милләтләр Дәүләт театрының заманча драматургия буенча иҗади лабораториясе булды. Бу чара Россия Мәдәният министрлыгы һәм  Россиянең халык артисты Евгений Миронов хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды. 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма һәм «Мастеровые» рус драма театры артистлары яшь режиссерлар белән берлектә бер атна эчендә спектакльләрнең эскизларын әзерләделәр. Аларга Россиянең театр тәнкыйтчеләре  бәя бирде.

Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Динә Сафина әсәре буенча «Мөгаллимә» спекталенең эскизын әзерләделәр. Ә «Мастеровые» рус драма театры артистлары төрле режиссерлар белән 6 спектакльнең эскизын күрсәттеләр.

Тәнкыйтьчеләр артистларның һәм режиссерларның хезмәтен асылда уңай бәяләделәр. 

Аларда катнашкан артистларга мондый чаралар нәрсә бирә соң? 

«Мондый чаралар артистлар өчен тәҗрибә уртаклашу, яңа режиссерлар белән танышасың. Алар әсәрләргә, режиссерага яңа сулыш «өрә». Моннан тыш, Россия күләмендәге театр әһелләреннән төрле мастер-классларда дәресләр  алу артистларны үстерә. Нинди генә оста артист булсаң да һәр чарадан үзең өчен яңалык аласың бит. Бу бик мөһим», – ди Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров. 

Соңыннан лаборатория кысаларында күрсәтелгән эскизлар буенча  тавыш бирелә. Режиссерлар театр җитәкчеләре белән сөйләшеп, киләчәктә бу эскизлардан спектакль әзерләп, тамашачыларга да тәкъдим итә алалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мастеровые театр мәдәният Чаллы татар дәүләт драма театры Театр нации Евгений Миронов