Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистлар коега төшкән

«Әкрен генә эшлибез», - ди Чулпан Садыйкова-Әскәрова.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма артистлары җәйге ялда. Артистлар аны төрлечә үткәрә. 

Чулпан һәм Илфат Әскәровлар өчен  узган сезон нәтиҗәле булды. Илфат «Город Брежнев» киносында төште. Чулпан «Тантана» премиясе алды. 

Алар җәйге ялны Тукай районындагы бер авылда үз йортлары төзелешенә күбрәк багышларга булганнар. Канализация коесы төзиләр, эчке эшләр, бакча эшләре дә җитәрлек . 

– «Тантана» премиясе канализация коесы төзергә җитмәде дә. Монда эш күп әле. Йортыбыздагы эшләрне финанс мөмкинлекләрдән чыгып әкрен генә эшлибез. Улыбыз урта мәктәпне тәмамламыйча барыбер бу йортка күчмибез, – диде Чулпан «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына.

Чулпан гаиләсе һәм дуслары белән Абхазиягә барып бераз диңгездә ял итәргә дә җыена. «Өй төзегәч, чит илләргә барып булмый инде», – ди ул. 
Фото Чулпан Әскәровадан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстанның атказанган артисты Чаллы татар дәүләт драма театры