Бәяләр арту беренче чиратта ит һәм сөт ризыкларына кагыла.
Бәяләр артуга күнегеп барабыз, әммә бу юлы сөттән ясалган ашамлыкларга һәм ит ризыкларына бәя 12 процентка артачак, дип яза "Известия" газетасы. Бәяләр арту 1 июннән булачак икән. Бу артулар бензин, газ һәм башка ягуларның кыйммәтләнүе белән бәйле. Димәк ит белән сөттән башка ризыкларның да бәяләре "сикерәчәк".
Нет комментариев