Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы катнашында булган авариядә кем гаепле?

Чаллы прокуратурасының тикшерү нәтиҗәләре билгеле.

6 февральдә төнге якта Сөембикә-Вахитов проспектлары киселешендә булган авариядә табиблар машинасын йөртүче гаепле дип табылды.

Исегезгә төшерәбез, ул вакытта ашыгыч ярдәм машинасы, пациент янына ашыгып, кызыл утка чыга. Бу вакытта үз юлыннан Ауди автомобиле хәрәкәт иткән була. Нәтиҗәдә бәрелешеп, табиблар машинасы бордюрга килеп менә һәм әйләнә. 4 кеше зыян күрә. Шуларның икесе фельдшер.  

Чаллы прокуратурасы белдерүенчә, ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче юл кагыйдәләрен бозган. Каршы проспекттан килүче машиналарның юл бирүләренә инанмыйча, кызыл утка чыккан. Моннан тыш, сиренасын да кабызмаган. Фельдшерлар да куркынычсызлык каешларын эләктермәгән. 

Ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы Сергей Крылов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны бетерү турында күрсәтмә алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашыгыч ярдәм юл-транспортһәлакәте